122 машина йөртүчене тоткарлаганнар
Җомгадан якшәмбегә кадәр автоинспекторлар 122 машина йөртүчене тоткарлаган, шуларның 13е кабат руль артына исерек килеш утырган.
Дәүләт автоинспекциясе искәртеп узганча, транспорт чарасы исерек килеш идарә иткән өчен 30 000 сум штраф һәм 1,5 елдан 2 елга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев