Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Африкада татар киносы көннәре узачак

Татар киносы көннәре Африкада узарга мөмкин. Аны оештыру турында Казанда Буркина-Фасо Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Аристид Рапугдондба Людовик Тапсоба белән очрашуда фикер алыштылар.

Илченең «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова белән очрашуы вакытында «Алтын Мөнбәр» фестивалендә Африка фильмнары санын арттыру мәсьәләләре, уртак алмашулар һәм мәдәни чаралар, шул исәптән Африкада татар киносы көннәре каралды.

Яклар халык дипломатиясе һәм Татарстан, Россия һәм Африка континенты илләре арасында иҗади алмашу өчен кинематографик һәм мәдәни элемтәләрне үстерүдә үзара кызыксынуларын расладылар, дип хәбәр ителә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме сайтында.

Чыганак:вечерняя казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев