Актаныш районында чит ил машинасы йөртүчесе бәрелешү нәтиҗәсендә һәлак булган. Фаҗига кичә, 14 февраль көнне була.
Дәүләт автоинспекциясенең беренчел мәгълүматлары буенча, 48 яшьлек хатын-кыз Renault автомобиле руле артында каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм Hyundai белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә алган җәрәхәтләрдән Hyundai автомобиленең 62 яшьлек йөртүчесе урында ук үлгән.
Хәзер фаҗиганең сәбәпләрен һәм шартларын Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ачыклый.
Чыганак: казанкп
Нет комментариев