Атна азагында да яшенле яңгырлар көтелә
Иртәгә, 19 июньдә, Татарстанда яшенле яңгыр көтелә, җил секундына 15-18 метрга кадәр көчәя, урыны белән боз явуы ихтимал. Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе кисәтә.
Республика Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, төнлә минималь температура плюс 10-15 градус, көндез плюс 21-26 градус тәшкил итәчәк.
Шимбә көнне, 20 июньдә, аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән бераз яңгыр, ә көндез яшенле яңгыр булырга мөмкин. Урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Көндез һава температурасы плюс 20-25 градус тәшкил итәчәк.
Якшәмбе көнне аязучан болытлы һава булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явуы ихтимал. Җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин. Төнлә минималь температура плюс 10-15 градус, көндез плюс 21-26 градус тәшкил итәчәк.
Чыганак: Бизнес онлайн
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев