«Бакча – Буыннар элемтәсе» Бөтенроссия акциясе була
Татарстан халкын 19 май көнне узачак «Бакча – Буыннар элемтәсе» Бөтенроссия акциясенә кушылырга чакыралар, дип хәбәр иттеләр оештыручылар. Чара «Благовест» социаль проектларын гамәлгә ашыруга ярдәм фондының «Буыннар элемтәсе» Бөтенроссия рухи-патриотик һәм социаль-экологик проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Быел акция «Бакчалар утыртабыз – Җиңүне якынайтабыз! » девизы астында узачак.
Хәбәргә караганда, акциянең максаты – җәмгыятьне берләштерүче социомәдәни кыйммәтләрне үстерү, табигатькә сакчыл караш формалаштыру, озак вакытлы перспективада хезмәтнең мөһимлеген күрсәтү, шулай ук кешеләрнең рухи бердәмлеге һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү өчен ел саен 19 майда билгеләп үтелә торган Пионерия көнендә үсентеләр утыртуның яңа традициясен булдыру.
Чыганак: татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев