Бүген Татарстанда юеш кар һәм 4 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә
Бүген Татарстанда болытлы һава торышы сакланачак. Аерым районнарда юеш кар һәм яңгыр рәвешендә уртача явым-төшемнәр көтелә. Мондый фаразны республиканың Гидрометүзәгендә бирделәр.
Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с. белән исәчәк. Иртән температура 0 градуска якын, көндез 0-4 градус көтелә. Юлларда урыны белән бозлавык. Сак булыгыз!
Чыганак: реальное время
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев