Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Газ шартлаган йортта яшәүчеләрне вакытлыча башка җиргә күчерәләр

Казанда Лукин урамындагы йортта яшәүчеләрне башка җиргә урнаштыралар, анда җиденче каттагы фатирда газ шартлаган иде. Казан мэриясе матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, подъезддан 35 кеше эвакуацияләнгән.

Урында ашыгыч хезмәтләр һәм шәһәр администрациясе вәкилләре оператив рәвештә эшли башлады. Вакытлыча фатирларга кертелмәгән кешеләрне махсус автобуста урнаштырдылар һәм вакытлыча яшәү вариантларын тәкъдим иттеләр. Халыкның күпчелеге туганнары һәм якыннарында калырга планлаштыра, 11 кеше вакытлыча урнаштыру өчен урын сораган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, коткаручылар 5 квадрат метр мәйданда ачык янгынны сүндергән. Янгын сүндерү барышында бер ир-атның гәүдәсе табылган.

Чыганак: казанкп

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев