Яңа Чишмә районында уникаль археологик табылдыклар таптылар
Татарстанның Яңа Чишмә районында электрлаштыру объектын урнаштыру планлаштырыла торган территориягә тарихи-мәдәни экспертиза уздырганда участок Яңа Чишмә шәһәрлегенә эләгүе ачыкланган.
Бу археология һәйкәле VI-VII йөзләрдәге Имәнкискә культурасының һәм XI-XIII йөзләрдәге Идел Болгарының мәдәни катламнарын үз эченә ала, дип хәбәр иттеләр ТКН саклау комитеты матбугат хезмәтендә.
Әлеге һәйкәл галимнәр тарафыннан 1877 елдан бирле билгеле һәм С. М. Шпилевский хезмәтләрендә тасвирланган. Әмма аның хәзерге стандартлар буенча координаталарында чикләре әлегә кадәр теркәлмәгән. Хәзерге тикшеренүләр вакытында белгечләр 2,15 метрга кадәр биеклектә һәм 2,5 метрга кадәр тирәнлектәге чокырларны теркәгән.
Эш нәтиҗәләре буенча Комитет һәйкәлнең чикләрен һәм әлеге территорияне файдалану кагыйдәләрен раслый торган норматив-хокукый акт кабул итте. Алга таба мәгълүматлар кадастрга кертеләчәк, шулай ук археологик мирас объектын саклау буенча проект документациясе бүлеген әзерләячәкләр.
Чыганак: веститатарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев