Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Яңа ел яллары күпмегә сузылачак?

2024 елда Яңа ел каникуллары 1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта РФ Хезмәт министрлыгы проектында әйтелә, дип яза Российская газета.

Ведомство проектында шулай ук Беренче май бәйрәм ял көннәре 28 апрельдән 1 майга кадәр булачак, ә Җиңү көне хөрмәтенә гражданнар 9-12 майда ял итәчәк дип белдерелә.

Ватанны саклаучылар көнендә ял көннәре өч тәүлек дәвам итәчәк - 23 февральдән 25 февральгә кадәр. Халыкара хатын - кызлар көне хөрмәтенә россиялеләр шулай ук өч көн 8-10 мартта ял итәчәк.

Моннан тыш, ял көннәре 12 июнь (Россия көне), Халыклар бердәмлеге көне сәбәпле 3 һәм 4 ноябрь һәм яңа ел бәйрәмнәре алдыннан 29-31 декабрь булачак.

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2024-elda-rossiyalelarnen-yana-el-kanikullary-1-gyinvarda-8-gyinvarga-kadar-davam-itacak-5872570

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев