Яңадан исерек килеш руль артына утырган Татарстан кешесенең машинасын алганнар
Түбән Кама суды Татарстан Республикасы Мамадыш районы Соколка авылында яшәүченең Mercedes-Benz автомобилен конфискацияләгән. Ачыкланганча, ир-атны исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүе өчен тоткарлаганнар.
Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, элегрәк машина йөртүче исерек хәлдә йөргән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган. Үз гаебен ир-ат таныган. Чит ил машинасы конфискациясеннән тыш татарстанлыга 200 сәгать мәҗбүри эш билгеләгәннәр һәм ике елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр.
Чыганак: татаринформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев