Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Яшь укытучыларга ярдәм чаралары киңәйтелә

Бу уку елында Казанның мәктәпләренә һәм башка мәгариф учреждениеләренә 460 яшь педагог эшкә килде. Бу үткән ел белән чагыштырганда 81 кешегә күбрәк һәм соңгы елларда иң югары күрсәткеч. Хәзер шәһәрнең мәгариф системасында 35 яшькә кадәрге 1209 белгеч эшли, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Казанда яшь педагогларга ярдәм системасы эшли. 2025 елның сентябреннән эшкә урнашканнан соң өч ел дәвамында аларга ай саен 10 мең сум өстәмә түләнә.

Моннан тыш, уку һәм һөнәри үсешкә Казан мэры гранты каралган. Ел саен 50 яшь белгеч 30 мең сум ала.

Ярдәм торак мәсьәләләренә дә кагыла. Яшь укытучыларга торак арендасын компенсациялиләр-айлык түләү 20 мең сум тәшкил итә. Шулай ук билгеле бер категориядәге 300 педагог торак шартларын яхшыртуга 1 миллион сум номиналында сертификат алачак.

Хәзер кадрлар ихтыяҗы аеруча сизелә торган юнәлешләр буенча укытучы-предметчылар вазыйфалары исемлеге формалаша. Шуннан соң конкурс комиссиясе расланачак һәм грантлар һәм хисаплылык бирү турында килешүләр рәвешләре әзерләнәчәк.

Өстәмә түләүләр «Безнең Яңа укытучыбыз»республика гранты җиңүчеләренә дә каралган. Алар өч уку елы дәвамында ай саен 10 мең сум алачак. Грантка стажы өч елдан артмаган 35 яшькә кадәрге педагоглар дәгъва итә ала. Мәҗбүри шарт-Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы муниципаль яки дәүләт мәктәбендә эшләү.

Чыганак:татаринформ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев