Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Җир шарында халык саны 8 миллиардка җиткән

Бу хакта ТАСС БМО матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Оешмада билгеләп үтелгәнчә, халык санының 1 миллиардка артуы өчен 12 ел вакыт таләп ителгән. Шул ук вакытта планетабызда яшәүчеләр санының инде 2037 елга ук – 9 миллиардка, 2080 елга – 10,4 миллиардка җитүе күздә тотыла. 2024 елда Һиндстанның, Кытайны узып (бу ил 1950 елдан – БМО статистикасы алып барыла башлаганнан бирле беренче урында), халык саны буенча лидерга әйләчәге көтелә.
“Кешелекнең үсешендә тарихи сәхифә бу”, – диелгән хәбәрдә.

Белгечләр әйтүенчә, планетабызда яшәүчеләр саны 10 миллиардка җиткәч, халык саны үсү тукталачак, чөнки үлем-җитем коэффициенты туучылар саныннан артып китәчәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/11/96892/

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев