Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча брифинг узды

Кичә ТР Хөкүмәте йортында Татарстанда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чаралары турында брифинг узды.

Бүгенге көнгә Татарстан Республикасы территориясендә 228 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 40 кеше һәлак булган һәм 300 кеше яраланган. Гыйнвар аенда  29 кеше һәлак булган.  Бу хакта кичә ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов хәбәр итте. Юл һаләкәтләренең төп сәбәпләре булып юл кагыйдәләрен бозу, машина йөртүчеләрнең игътибарын читкә юнәлтү кала бирә.  Рөстәм Гарипов каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле автокатастрофаларга аерым тукталды.

"Бер кешенең үлеме – ул инде дәүләт һәм гаилә өчен фаҗига. Каршы як полосага чыгу белән бәйле бер юл-транспорт һәлакәтендә генә дә өчкә кадәр кеше һәлак булырга мөмкин. Алкоголь контрольне киметә һәм ераклыкны кабул итүне боза. Иң мөһим нәтиҗә – штраф  түгел. Бер-ике стакан аркасында кемдер өенә кайтмаска мөмкин. Без мондый фаҗигале тарихларны күп беләбез. Аларның берсе Казанда була: гаиләдә бала туа, яңа әти моны билгеләп үтә һәм шул ук көнне һәлакәттә һәлак була. Күз алдына китерегез: бала үсәчәк һәм әтисенең туган көнендә үлгәнен беләчәк", - дип сөйләде ТР Дәүләт автоинспекторы.

Елның беренче аенда республикада исерек машина йөртүчеләр катнашында сигез юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда дүрт кеше һәлак булган һәм ун кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре дә аеруча борчу тудыра. Һәр бишенче үлем очрагы диярлек - җәяүлене бәрдерү.

“Мондый һәлакәтләрнең күбесе тәүлекнең караңгы вакытында, яктылык җитәрлек булмаган участокларда була. Һәр җәяүленең киемендә яктылыкны кире кайтара торган элемент булуы мөһим. Онытмагыз, сезнең тормыш үзегезнең кулда. Ата-аналар балаларының иминлеге турында кайгыртырга тиеш", - дип аңлатты Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы.

Юл хәрәкәтендә велосипед, самокат, мопедлардагы курьерларның да  актив катнашуын искә төшерде брефингта катнашучылар.

 "Без курьерларга юлга чыгуны тыя алмыйбыз, әмма без алардан юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне таләп итәбез.  Бу юнәлештә эш көчәйтеләчәк", - диде Рөстәм Гарипов.

Бүгенге көндә Татарстанда автомобиль юлларын норматив хәлгә китерү буенча актив эш алып барыла. Бу юлларда авария хәлләре куркынычын киметергә тиешле чараларның берсе. 

"Безнең  төп программа - "Тормыш өчен инфраструктура" милли проекты. 2030 елга республикадагы юлларның 85% ы норматив хәлгә җиткерелергә тиеш», – дип ассызыклады Фәрит Хәнифов үз чыгышында. 

Юл һаләкәтләрен киметү максатыннан, Теләче районында “Теләче” газетасы, район ЮХИДИ бүлеге, юл куркынычсызлыгы район комиссиясе һәм ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлегенең Саба районы бүлеге белән берлектә, машина йөртүчеләр арасында өченче ел рәттән бәйге бара. Бәйгедә  катнашу өчен  машина хуҗасының, ел буена  юл кагыйдәләрен бозмыйча  йөрүе, машинаның хуҗасы исеменә  имминиятләштерелгән булуы  һәм юлда  йөрүе шарт. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев