«КАМАЗ» машинасы бәрдергәннән соң яшүсмер үлгән
Әлмәттә 54 яшьлек ир-ат идарәсендәге «КамАЗ» җәяүлеләр кичүендә 17 яшьлек җәяүлене бәрдергән.
Юл-транспорт һәлакәте аркасында яшүсмерне хастаханәгә китергәннәр, табибларның бөтен тырышлыгына карамастан биредә ул соңрак вафат булган. Булган хәлнең шартлары ачыклана.
Чыганак: шәһриказан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев