Казан белән Екатеринбург арасында  автобус рейсы ачыла
В республике

Казан белән Екатеринбург арасында автобус рейсы ачыла

Казан-Екатеринбург автобус маршруты 10 гыйнварда эшли башлый. Бу хакта ТР Транспорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казаннан китү «Восточный» автовокзалыннан шимбә көннәрендә 19:00 сәгатьтә башкарылачак. Екатеринбургтан кайту рейсы «Северный» автовокзалыннан җомга көн 22:00 сәгатьтә. 

Билетларны автовокзал кассаларында, автостанциянең рәсми сайтында, шулай ук «Восточный «автовокзалы» мобиль кушымтасында карарга мөмкин. Өстәмә мәгълүматны белешмә хезмәте телефоны буенча алырга була: (843) 233-41-17.

Чыганак:татаринформ.


Нет комментариев