4 һәм 6 ноябрь көннәрендә Казан телебашнясы бәйрәм төсләренә күмеләчәк. Бу Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан оештырыла.
4 ноябрьдә телебашняның медиафасадында Россия триколоры фонында “Халыклар бердәмлеге көне белән!” дигән котлау сүзләре пәйда булачак. Ә 6 ноябрьдә телебашня Татарстан Республикасы гербы төсләрендә балкыячак.
Бәйрәм яктыртуын ике көндә дә 17:30 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр карарга мөмкин.
Нет комментариев