Казанда торакка бәяләр арткан
Казан торакка бәяләр арту буенча Россиянең эре шәһәрләре рейтингында беренче урында тора. Бер ел эчендә Татарстан башкаласында фатирлар бәясе 19,5% ка арткан, дип хәбәр итә РИА «Новости».
Казаннан тыш, бәяләр арткан шәһәрләр арасында Мәскәү һәм Санкт-Петербург бар. Мәскәүдә, «Домклик» мәгълүматлары буенча, квадрат метрның бәясе 9,3% ка арткан һәм 320 мең сумга җиткән. Санкт-Петербургта бәяләр үсеше 12 дән 17% ка кадәр тәшкил иткән, ә квадрат метрның уртача бәясе чыганакка бәйле рәвештә 215 меңнән 245 мең сумга кадәр үзгәргән.
Шул ук вакытта Мәскәү өлкәсендә һәм Краснодар краенда торак бәясенең 2,7% ка һәм 3,3% ка кимүе күзәтелгән.
Чыганак:Татарстан яңалыклары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев