Казанның 35 яшьлек кешесе 1,3 млн сумнан мәхрүм калып, мошенниклар корбаны булган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.
Хокук саклаучылар мәгълүматы буенча, ир-ат популяр онлайн-мәйданчыкта «Хендай» автомобилен сату турындагы белдерүне күргән. Сатучы машинаның фотосын һәм характеристикаларын җибәргән һәм мессенджерда клиент белән аралашуын дәвам иткән. Бернәрсәдән дә шикләнмичә, казанлы җинаятьчегә 1,3 млн күчергән. Шуннан соң сатучы элемтәгә чыгудан туктаган.
Аеруча зур күләмдә мошенниклык турында эш кузгатылган.
Чыганак:татаринформ
Нет комментариев