Казанда яңа СИЗО эшли башлый
Бу дүшәмбе көнне, 1 декабрьдә, Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) директоры Аркадий Гостев шәхсән ил президенты Владимир Путин белән очрашты.
Әңгәмә барышында ул дәүләт башлыгына Казанның Авиатөзелеш районында яңа тикшерү изоляторы ачылуы турында хәбәр итте. Гостев сүзләренчә, бу вакытыннан алдарак булачак. Элегрәк СИЗО киләсе елда гына эшли башлаячак дип хәбәр ителгән иде.
Казанда яңа СИЗО гомуми мәйданы 21 мең квадрат метрдан артык булган тулы бер комплекс булып тора. Ул өч функциональ зонага бүленгән: режимлы, хуҗалык-склад һәм административ зоналарга. Изолятор инде проект документациясе таләпләренә туры килүе турында уңай нәтиҗә алды.
Яңа СИЗОда 1 000 арестант булырга мөмкин. Проект нигезендә, камераларда суыткычлар һәм телевизорлар урнаштырылачак.
Чыганак: казанкп
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев