Казанда кием-салымны бушлай тарату пункты ачыла
«Кеше приюты» хәйрия проекты Казанда мохтаҗлар өчен кием-салым һәм аяк киемнәрен бушлай таратуның яңа пунктын ачачак.
Биредә теләгән һәркем элек кулланышта булган әйберләрне бушлай ала алачак. Пункт 21 гыйнвардан эшли башлаячак. Ул Халтурин урамы, 10 йорт адресы буенча урнашкан.
Әйберләрне җыю 2018 елдан башлап Борхан Шаһиди ур., 26 йорт, 1 бит адресы буенча оештырылган иде. Элек әйберләр пенсионерлар, инвалидлар, хезмәт ветераннары, күп балалы гаиләләр һәм янгыннан зыян күрүчеләр арасында бүленде. Татарстан халкының актив ярдәме белән инициатива масштабларын киңәйтергә мөмкин булды. Хәзер киемне документларын күрсәтмичә дә теләсә кайсы граждан ала алачак, -дип хәбәр итә «Татаринформ».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев