Казан өстендә төнге күк йөзе шәһәр халкын гаҗәпләндерде. Шәһәрнең төрле районнарында яшәүчеләр сәер объект — якты ак нокта күрделәр, аннан яктыртучы киң җилпәзә таралып тора иде.
Объект һавада шактый озак тор, шуңа күрә аны берьюлы берничә ноктадан видеога төшерергә өлгерәләр. Кадрлар социаль челтәрләргә тиз таралды.
Бу нәрсә булды, әлегә беркем дә рәсми рәвештә аңлатмады. Әмма версия бар: күптән түгел күккә иярченнәре белән Кытай һәм Америка ракеталары старт алган. Бәлки, казанлылар аларның берсенең эзен күргәннәрдер.
<iframe src="https://vk.ru/video_ext.php?oid=-51900791&id=456242736" width="853" height="480" style="background-color: #000" allow="autoplay; encrypted-media; fullscreen; picture-in-picture; screen-wake-lock;" frameborder="0" allowfullscreen></iframe>
Нет комментариев