Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә Казанның «Парк Хаус» сәүдә үзәгендә түшәм ишелү белән бәйле вәзгыятьне шәрехләделәр.
Ведомствода аңлатуларынча, бинаның ничек файдаланылуы, инженерлык челтәрләренең ничек эшләве һәм сәүдә үзәкләрендә коммуналь аварияләрне кем бетерүе өчен объектның милекчесе һәм аның идарәче компаниясе җавап бирә. Алар вакыйганың сәбәпләрен һәм нәтиҗәләрен ачыкларга тиеш.
Нет комментариев