Казанда шәхси йортлар бәясе 4 млн сумнан башлана
Риелтор Анастасия Гыйззәтова мәгълүматы буенча, Казан бистәләрендә шәхси йортларның минималь бәясе 4 миллион сум тәшкил итә. Бу суммага 50 кв.м мәйданлы йорт сатып алырга мөмкин, дип яза «Татар-информ».
2025 елның беренче яртыеллыгындагы мәгълүматларга караганда, Татарстанда шәхси йортның уртача бәясе 8,4 миллион сум тәшкил иткән, бу алдагы алты ай белән чагыштырганда 0,2 процентка түбәнрәк. Шул ук вакытта Россиядә мондый күчемсез милек объектларының уртача бәясе 2,8%ка арткан, ул 7,5 миллион сумга җиткән.
Чыганак: веститатарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев