Казанда каршы як полоса буенча бөкене урап узучы «Лада Приора» йөртүчесенә җәза биргәннәр. Бу хакта шәһәр дәүләт автоинспекциясе хәбәр итте.
Хокук саклаучылар мәгълүматларына караганда, юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозу 8 август иртәсендә Минская урамындагы 18 нче йорт районында булган.
Машина йөртүчегә тиешле административ беркетмәләр төзелде. Хокук бозучының машинасын штрафстоянкага алып киткәннәр.
Нет комментариев