Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Кемнәргә салым түләргә кирәкми

2024 елда милеккә салым түләүдән шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары азат ителә, дип сөйләде РИА Новостига Дәүләт Думасының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы Светлана Бессараб («Бердәм Россия»). Бу хакта РИА Новости яза.

«РФ Салым кодексының 407 маддәсендә салым ташламаларына хокуклы гражданнар категорияләре билгеләнгән. Болар – РФ Милли гвардиясе гаскәрләрендә хезмәт итүче һәм полициянең махсус исемнәре булган махсус хәрби операциядә катнашучылар, РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, РФ Кораллы Көчләренә яки РФ Милли гвардиясе гаскәрләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ирекле рәвештә ярдәм итү турында килешү төзегәннәр, яисә РФ Хәрби Көчләренә ярдәм итүче оешмалар белән контракт төзегәннәр, санап үтелгән категорияләрдәге гаилә әгъзалары. Салым ташламасы түбәндәге төр салым салу объектларына карата бирелә: фатир яки фатирның бер өлеше, торак йорт яки торак йортның бер өлеше», - диде ул.

Парламентарий гаилә әгъзаларына балигъ булмаган балалар, шулай ук 18 яшьтән өлкәнрәк инвалид булган балалар, көндезге белем бирү оешмаларында белем алучы 23 яшькә кадәрге балалар, шулай ук тәрбияләнүчеләр керә, дип ачыклык кертте. Ташлама 2022 елдан салым чорлары өчен кулланыла.

Шулай ук преференциягә, РФ Салым кодексы нигезендә, СССР һәм Россия Геройлары, шулай ук өч дәрәҗә Дан орденнары булган затлар, I һәм II төркем инвалидлар, балачактан инвалидлар, инвалид балалар, гражданнар сугышында, Бөек Ватан сугышында һәм илне саклау буенча башка хәрби операцияләрдә катнашучылар хокуклы.

Шулай ук туендыручысын югалткан хәрбиләрнең гаилә әгъзалары, пенсионерлар, башкарганда һәлак булган хәрбиләрнең һәм дәүләт хезмәткәрләренең әти-әниләре һәм хатыннары, Чернобыль һәлакәте һәм «Маяк» химкомбинатындагы авария нәтиҗәләрен ликвидаторлар, атом-төш һәм термоатом-төш коралын сынауларда катнашучылар ташламаларга хокуклы. Преференциягә шул исәптән һәркайсының мәйданы 50 «квадраттан» артмаган һәм бакчачылык, шәхси ярдәмче һәм дача хуҗалыгы, шулай ук яшелчәчелек яки ИЖС өчен бирелгән җирләрдә урнашкан хуҗалык корылмалары булган физик затлар да исәп тота ала, дип нәтиҗә ясаган Бессараб.

Тулырак: https://tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев