Кыска вакытлы яңгырлар явачак
Бүген Татарстанда урыны белән кыска вакытлы, көчле яңгырлар явачак.
Республиканың кайбер районнарында яшенле яңгырлар көтелә, көндез боз явуы ихтимал. ТР Гидрометеорология үзәге фаразына караганда, җил төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән тизлеге секундына 14 метрга, яшен вакытында кыска вакытлы көчәю секундына 15-20 метр булыр дип көтелә. Көндез республикада температура +20...+25 градус булачак.
Чыганак: https://tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев