Кызыл китабны төзүчеләрнең берсе вафат булды
В республике

Кызыл китабны төзүчеләрнең берсе вафат булды

Илебезнең иң эре зоолог-герпетологларының берсе Валериан Гаранин 97 яшендә вафат булды. Бу хакта Казан федераль университеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ул Татарстанның Кызыл китабын төзүчеләрнең һәм мөхәррирләрнең берсе, шулай ук Идел-Кама тыюлыгы территориясендә фәнни тикшеренүләрне оештыручы була.

Гаранинның фәнни-педагогик эшчәнлеге Казан федераль университеты белән тыгыз бәйләнгән. 1952 елда ул Биология-туфрак факультетын тәмамлый, аннары СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Казан биология институтында эшли, лаборанттан өлкән фәнни хезмәткәргә кадәр юл үтә. 1970 елдан КФУның Биология-туфрак факультетында педагогик эш алып бара: доцент, табигатьне саклау кафедрасы мөдире, декан урынбасары була.

Чыганак: татаринформ.


Нет комментариев