М7 трассасында транспорт хәрәкәте туктатыла
Татарстанда Чебаксы авылы янындагы М7 трассасында, 26 декабрьдән, Мәскәү юнәлешендә транспорт хәрәкәте тукталып торачак, дип хәбәр итә «Волго-Вятскуправтодор» матбугат хезмәте.
Чикләүләр, биредә ремонт эшләре бару сәбәпле, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән, дип аңлаттылар идарәдә.
Автомобильчеләрне вакытлыча куелган юл билгеләре таләпләрен үтәргә һәм чикләүләрне исәпкә алып маршрутны алдан планлаштырырга сорыйбыз. Төзелеш-монтаж эшләре тәмамланганнан соң, хәрәкәт штат режимында дәвам итәчәк.
Чыганак: татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев