Махсус операция ветераннарының 72 проценты эш белән тәэмин ителгән
Татарстанда махсус хәрби операциядән әйләнеп кайткан сугышчыларның 72 проценты хезмәткә урнаштырылган. Бу хакта ТР буенча «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.
Ветераннар өчен югары, урта һәм өстәмә һөнәри белем алуның ташламалы форматлары эшли. Бүгенге көндә 100дән артык ветеран баласы бу мөмкинлектән файдаланып, югары белем ала. Фонд шулай ук үз эшен башларга теләгән ветераннарга ярдәм күрсәтә — алар өчен махсус эшмәкәрлек мәктәпләре оештырылган.
Удачина сүзләренчә, МХО ветеранарының 10 проценты эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, күбесе уңышка ирешкән. 30дан артык элеккеге сугышчы социаль контракт төзегән, ә 17 ветеран 5 млн сумга кадәр ташламалы кредит алган. Фондның «Ветеран эшмәкәрлеге: старт» проектында 45 ветеран катнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев