Милли китапханәдә китап бүләк итү көне узачак
Китап бүләк итү көнендә, 14 февральдә, ТР Милли китапханәсе кешеләрне берләштерүче һәм укуга мәхәббәт тәрбияләүче Халыкара акциягә кушылачак.
Бәйрәм чаралары программасына китап клубы әгьзалары очрашулары, китап тамашалары һәм эксклюзив экскурсияләр керә. Көн дәвамында китапханә холлында үз китабыңны (яхшы хәлдә) калдырырга һәм теләсә нинди ошаганын бушлай алырга мөмкин.
Кайбер чараларда катнашу өчен теркәлү кирәк.
Халыкара китап бүләк итү акциясе бер үк вакытта 40 тан артык илдә узачак. Китап бүләк итү көне 2012 елдан башлап ел саен билгеләп үтелә. Бәйрәм кәгазь китапны популярлаштыруга һәм хәйрия эшенә юнәлтелгән.
Чыганак:татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев