Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Оливье салатының бәясе төшкән

Быел дүрт кешелек оливье салаты 531,5 сум торачак.

Узган ел белән чагыштырганда, аның бәясе 18 процентка кимегән – "Вечерняя Казань" нәкъ шундый бәяләрне декабрь ахырында җирле "Пятерочка" да тапкан.   Салат бәясе 2024 елның соңгы аеннан да, хәтта 2023 елдан да арзанрак булып чыкты.
Классик оливье сигез ингредиентны үз эченә ала: бәрәңге, кишер, суган, консервланган борчак, маринадланган кыяр,  колбаса, йомырка һәм майонез.  Шулай итеп, декабрь ахырында Казанның "Пятерочка" сында барлык продуктлар исемлеге 776 сумга төште. Чагыштыру өчен: 2024 елда шул ук исемлеккә 1031 сум, ә 2023 елда - 775 сум киткән.

Чыганак:кичкеказан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев