Өстәл теннисы буенча Халыкара турнир бара
Байлар Сабасында, «Саба-Арена» спорт мәктәбе территориясендә, 22 мартка кадәр дәвам итәчәк өстәл теннисы буенча Халыкара турнирны ачу тантанасы узды.
Ачылу тантанасында беренче сүзне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов алды.
"Бүгенге ярышларның хөрмәтле катнашучылары, мин кунакларыбызны чын күңелдән сәламлим. Быел турнирда алты ил, Россиянең 14 төбәге, Татарстанның 40 районы һәм шәһәре катнаша. Ярышларда барлыгы 262 иң көчле спортчы катнаша. Бик җитди турнир. Без спорт инфраструктурасын системалы рәвештә үстерәбез, күп объектлар төзелде. Барлык катнашучыларга да лаеклы һәм гадел көрәш телибез", - диде республика Рәисе.
Чыганак:татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев