Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Путин өлешчә мобилизация хакында игълан итте

Россия Президенты ил халкына мөрәҗәгать белән чыкты.

Россия Президенты Владимир Путин өлешчә мобилизация хакында игълан итте. 

Мобилизациягә кагылышлы чаралар бүгеннән, ягъни 21 сентябрьдән башланачак. Моңа бәйле указ инде Президент тарафыннан имзаланган. 

Мобилизация шартларында хәрби хезмәткә алынучы гражданнар контракт буенча хезмәт итүче хәрбиләр статусына ия булачак. Ягъни аларга барлык түләүләр дә каралачак, дип белдерде Владимир Путин. 

Россия оборона министры Сергей Шойгу Владимир Путин игълан иткән өлешчә мобилизация шартларында кемнәрне хәрби хезмәткә алачаклары хакында сөйләде. 
Министр билгеләп үткәнчә, Украинада бара торган махсус хәрби операциядә катнашырга запаста булганнар, хәрби тәҗрибәсе булганнар, армия өчен кирәкле булган хәрби-учет һөнәр ияләре чакырылачак. Студентларны мобилизацияләү хакында сүз бармый, дип аңлатты Сергей Шойгу.

 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/mobilizatsiya-shartlarynda-khrbi-khezmtk-alynuchylar-nindi-statuska-iya-bulachak

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев