Республика җитәкчесе вазифасы атамасына кагылышлы закон проектына үзгәрешләр кертеләчәк
Бүген ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты әгъзалары Татарстан Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча закон проектын кире алырга тәкъдим итте, иртәгә ТР Дәүләт Советы сессиясендә аның буенча фикер алышулар үткәрелергә тиеш иде.
Депутатлар закон проектында, тарихи һәм милли үзенчәлекләрне исәпкә алып, республика җитәкчесе вазифасын атау мөмкинлеге чагылыш тапмавына игътибар иткән. 2021 елның 21 декабрендәге «Россия Федерациясе субъектларында ачык хакимиятне оештыруның гомуми принциплары турында»гы 414нче Федераль закон белән шундый мөмкинлек каралган. Тәкъдим ителгән редакциядә исә бу мөмкинлек исәпкә алынмаган.
Шунлыктан депутатларда закон инициативасын әзерләгән вакытта федераль законның әлеге нормасы ни өчен гамәлгә ашырылмаган дигән сорау туган. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча документны әзерләп бетерергә кирәк дигән карар кабул ителде.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев