Сугышчының бавырыннан металл кыйпылчыгын ала алганнар
Татарстан РКБ табиблары МХО сугышчысының бавырын тишеп кергән һәм венасына якын ук килеп кысылган металл кыйпылчыгын ала алган.
45 яшьлек ир-ат узган елда хәрби хәрәкәтләр зонасында яраланган, шуннан соң сәламәтлеге буенча яраксыз дип табылган. Әлеге кыйпылчык тикшеренүләр вакытында табылган. Ул бик куркыныч җирдә урнашкан була.
РКБның хирургия бүлеге командасы ике сәгатьлек операция вакытында кыйпылчыкны уңышлы ала алаган һәм берничә көннән соң операция ясалган сугышчы өенә кайтып китә алган.
Чыганак:татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев