Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гагарин Кубогының плей-офф матчлары башланыр алдыннан «Ак Барс» хоккей клубына уңышлар теләде. Миңнехановның «Ак Барс» командасы белән очрашуы клуб базасында узды, дип хәбәр итә «ТИ-Спорт».
«Ак Барс» командасы – безнең команда. Сезгә уңышлар, сәламәтлек телим. Шуны ышандырып әйтәм - Татарстан сезнең белән булачак. Без сезнең өчен җан атачакбыз. Җиңсәгез - бергәләп шатланачакбыз, җиңелсәгез – бергәләп кайгырачакбыз. Без - бердәм. Безнең команда бик көчле. Сез үз юлыгыздагы теләсә кайсы команданы тар-мар итә аласыз. Бары тик алга!» - диде Миңнеханов.
Гагарин-2026 Кубогы плей-офф матчларының беренче раундында «Ак Барс» Чиләбенең «Трактор» командасы белән очраша.
Чыганак:татаринформ.
Нет комментариев