Сәламәтлек саклау министрлыгы инвалидка дарулар бирүдән баш тарткан
«Гражданнарның сәламәтлеген саклау турында» гы закон пациентларны медицина күрсәткечләре буенча кирәкле препаратлар белән тәэмин итүне күздә тота.
Расланган исемлек, барлык препаратларны да үз эченә алмый. Яр Чаллыда яшәүче, өченче төркем инвалидка нәкъ менә исемлеккә кертелмәгән даруларның берсен язганнар. Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы препарат сатып алудан баш тартты, әмма аывру прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Даруны аңа исемлектәге башка берәүгә алмашка билгеләгәннәр, ләкин шул ук вакытта ул ярдәм итмәгән.
Законда төгәл язылган: әгәр тормыш өчен кирәкле препаратны билгеләү организмның индивидуаль үзенчәлекләре белән бәйле булса, Сәламәтлек саклау министрлыгы аны, исемлектә булмаса да, тәэмин итәргә тиеш.
Чыганак: кичкеказан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев