Студентлар MAX аша электричкаларда ташламалы йөрү хокукын раслый ала
В республике

Студентлар MAX аша электричкаларда ташламалы йөрү хокукын раслый ала

Татарстанда студентлар MAX аша шәһәр яны поездларында ташламалы йөрү хокукын раслый ала.

 Хәзер бу хезмәттән Казан-1 станциясендә шәһәр яны кассасында билетлар сатып алганда файдаланырга мөмкин, дип хәбәр итә «Содружество»компаниясе матбугат хезмәте.

"Киләчәктә бу хезмәтне башка станцияләрдә һәм шәһәр яны поездларында кертү планлаштырыла", - диелә хәбәрдә.

Чыганак:татаринформ.


Нет комментариев