Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

СВО ветераннарын Татарстан хокук саклау органнарына хезмәткә чакыралар

Хәзерге вакытта Татарстанның хокук саклау органнарында биш меңгә якын вакансия бар. Аларның бер өлеше бүген Казанда узган махсуслаштырылган ярминкәдә МХОда катнашучыларга тәкъдим ителде.

"ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы МХОның элеккеге катнашучылары өчен киң спектрлы белгечлекләр тәкъдим итә. Бу җинаять эзләү оперуполномоченныйлары, тикшерүчеләр, сорау алучылар, полиция-машина йөртүчеләр, полиция-кинологлар, вакытлыча тоту изоляторлары хезмәткәрләре, патруль-пост хезмәте вазифалары. Төп таләпләр – тулы урта белем булу. Кандидатлар урта һәм кече җитәкчелек составы вазыйфаларына, сержант вазыйфаларына билгеләнергә мөмкин. Әгәр МХО катнашучысы – кандидат урта махсус яки югары белемгә ия булса, ул инде офицерлар составы вазыйфасына дәгъва итә ала», – дип хәбәр итте журналистларга Казан Эчке эшләр идарәсе башлыгы урынбасары, полковник Александр Федотов.

Аның сүзләренчә, хокук саклау органнарында пилотсыз системалар һәм квадрокоптерлар кулланыла торган махсус бүлекчәләр бар. Алар массакүләм чаралар һәм оператив-эзләү гамәлләре үткәргәндә кулланыла. Теләк белдерүчеләрнең киләчәктә шундый югары технологияле техника белән эшләү мөмкинлеге бар.

Чыганак:татаринформ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев