Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

«ТАТАР СҮЗЕ» бишенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе якынлаша!

Халкыбызның иң мөһим мәдәни ел вакыйгасы - «ТАТАР СҮЗЕ» бишенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе якынлаша!

Бәйге Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла. Премиаль фонд  2 000 000 сум.

Бәйгенең максаты - туган телне, әдәби мирасны пропагандалау, үстерү һәм саклау, классикларның әсәрләрен популярлаштыру, милли әдәбият һәм мәдәнияткә кызыксыну уяту.

Мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз! Үзегезгә туры килгән номинацияне сайлагыз һәм чыгышыгызны видеога төшереп, анкета белән бергә tatarsuze2025@yandex.ru рәсми почтасына юллагыз. Шулай ук сылтама буенча https://forms.yandex.ru/cloud/664b55d090fa7bbc44556839/ онлайн анкета тутыру мөмкинлеге дә каралган. 

Гаризалар 2024 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә. Милләтебезне үстерүгә ярдәм итүче, туган тел сагында торучы мондый чарадан читтә калмагыз! 
Тулырак мәгълүмат tnv.ru һәм shayantv.ru сайтларында.

Тулырак: https://shahrikazan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев