Татарстан Дәүләт Советы 2026-2028 елларга бюджетны раслады
Депутатларның күбесе әлеге документны хуплады.
Казанда бүген җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының уналтынчы утырышы уза. Төп мәсьәлә республиканың 2026 елга һәм 2027-2028 елларның планлы чорына бюджет проектын икенче укылышта карау булды.
Документ кабул ителде - аның өчен 74 депутат тавыш бирде. Бюджет рәсми расланды. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстан бюджетына 400 млрд сумга якын салым һәм җыемнар кергән.
Чыганак: татарстан24
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев