Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Татарстан ярлылыгы түбән булган төбәкләр өчлегенә кергән

Татарстан ярлылык дәрәҗәсе иң түбән булган Россия төбәкләре өчлегенә керә.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова мәгълүматлары буенча, республикада яшәүчеләрнең 3,8 %ка якыны яшәү минимумыннан түбән керемнәр ала. Астарак бу күрсәткеч Ямал-Ненец автономияле округында һәм Санкт-Петербургта гына, дип хәбәр итә "Интерфакс".

Социаль контракт Татарстанда ярлылыкны киметүдә нәтиҗәле инструментларның берсе булып тора. Ул эш эзләүгә, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга, эшкуарлык эшчәнлегенә яисә үз-үзен эш белән тәэмин итүгә айлык пособиене күздә тота. Контракт төренә карап, мөрәҗәгать итүчеләр 350 мең сумга кадәр акча алырга мөмкиннәр. 

Министр сүзләренә караганда, гаиләләр әлеге ярдәм чарасын тегү остаханәләрен, кием-салым ремонтлау һәм тегү ательесын ачып һәм башка инициативаларны гамәлгә ашырып актив куллана. 2025 елның 20 ноябренә якынча 4,4 мең социаль контракт төзелгән.

Чыганак: веститатарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев