Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Татарстан районнарында «Кар десанты» акциясе дәвам итә

«Бердәм Россия яшь гвардиясе» активистлары Татарстан районнарында «Кар десанты» акциясен үткәрүне дәвам итә. Бу хакта хәрәкәтнең төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итте.

Аерым алганда, Алабуга политехника көллиятеннән «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» вәкилләре хезмәт ветераны, атказанган укытучы Валентина Беловага адреслы ярдәм күрсәтте, ишегалдын һәм йорт түбәсен кардан чистартты.

Яшь гвардиячеләрнең җирле бүлеге башлыгы Роман Епанешников билгеләп үткәнчә, «Кар десанты» – «яшьләр тарафыннан ярдәмгә мохтаҗларга карата күрсәтелгән кайгыртучанлык һәм игътибарның чагылышы ул». 

Татарстанның Әгерҗе районында активистлар мемориаль комплекс территориясендә өмә үткәрде. Алар туганнар каберлегенә һәм гражданнар сугышы елларында һәлак булган сугышчыларның обелискына илтә торган юлларны кардан чистартты. Ә Сарман районында яшь гвардиячеләр Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларына багышланган мемориалны кардан арындырды.

Чыганак: татаринформ. Фото: Фото: ТР «Бердәм Россия яшь гвардиясе» матбугат хезмәтеннән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев