Татарстан үлүчеләр саны түбән булу буенча алдынгылар рәтендә
Россия субъектлары арасында Татарстан халыкның гомуми үлеменең түбән күрсәткече буенча 15 лидер рәтенә керә.
Бу хакта Татарстан һәм тулаем республика башкаласының демографик потенциалына багышланган халыкара конгресста Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов хәбәр итте.
Татарстан Идел буе федераль округы субъектлары арасында иң түбән күрсәткечләрне саклый. Моннан тыш, сабыйлар үлеме дәрәҗәсе беренче биш айда 33,3 процентка кимегән. Үткән ел да, быел да бала тапканда ана үлеменең бер генә очрагы да булмады.
Аның сүзләренә караганда, республика туучылар саны күрсәткечләре ягыннан үсми, әмма алар тотрыклы дәрәҗәдә кала. Барлыгы Россиядә бер хатын-кызга нибары 1,12 бала туры килә.
Чыганак: кичкеказан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев