Татарстанда 3 декабрьдә томан көтелә
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы юлда кискен маневрлардан баш тартырга киңәш итә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе халыкны аеруча сак булырга өнди. Машина йөртүчеләргә артык тизлек белән йөрүдән, узып китүләрдән баш тартырга, томанның дистанцияне бозуын исәпкә алырга һәм хәрәкәт интервалын арттырырга киңәш итә.
Җәяүлеләргә юлларны чыкканда игътибарлырак булырга киңәш итәләр. Белгечләр шулай ук ерак сәфәрләрдән баш тартып торырга чакыра.
Чыганак: татарстан24
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев