Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда 823 кеше талпан кадалу сәбәпле табибларга мөрәҗәгать иткән

Быел Татарстанда 823 кеше талпан кадалу сәбәпле табибларга мөрәҗәгать иткән. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, узган елның шушы ук чорындагыга караганда бу күрсәткеч 5 тапкыр зуррак (100 мең кешегә 22,04 кеше туры килә).

Белгечләр кешеләрнең тәненнән алынган 156 талпанны тикшергән. Шуның 20сендә талпан боррелиозы (йогышлы авыру) табылган. Татарстанның 30 муниципалитетында, шул исәптән Казан һәм Чаллыда  вируслы талпаннар еш очрый. «Кара исемлек»кә Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Зәй, Тукай, Лаеш районнары һ.б.лар эләккән. Әлеге җирлекләрдә кешеләргә кадалган талпаннар арасында 87,8 процентының вируслы булуы ачыкланган.

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/04/111180/

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X