В республике

Татарстанда йөк машиналары һәм автобуслар өчен юлларны ачтылар

Татарстанда федераль трассаларның һава торышы начар булу сәбәпле йөк машиналары һәм автобуслар хәрәкәтен чикләгән участокларында чикләүләрне алганнар, бу хакта Идел-Вятскуправтодор матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 17.00 сәгатьтән көчле кар яву аркасында республикада Казан – Оренбург (Әлмәткә кадәр), Казан – Ульяновск, Йошкар-Ола – Яшел Үзән – М7 «Волга», М7 «Волга» һәм М12 «Восток»трассалары буенча автобуслар һәм йөк автомобильләре хәрәкәте чикләнгән иде.

 21.15 сәгатьтән чикләүләр алынды, чөнки Һава торышы һәм юл шартлары нормальләште-трассалар ачык.

Чыганак:татаринформ.


Нет комментариев