Татарстанда коточкыч юл-транспорт һәлакәте
Татарстанда юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган һәм өч кеше зыян күргән. Авария республиканың Әлмәт районында булган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, Renault автомобилен йөртүче узып китү өчен каршы як полосага чыккан һәм үз полосасына кайтканда Ford автомобиле белән бәрелешкән. Шуннан соң Renault каршы юнәлештә барган Лада автомобиле белән бәрелешә.
Һәлакәт нәтиҗәсендә Renault пассажиры һәлак була. Лада йөртүчесе һәм пассажиры, шулай ук Renault автомобиленең 14 яшьлек пассажиры төрле җәрәхәтләр алган.
Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен һәм шартларын Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ачыклый.
Чыганак:казанкп
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев