Татарстанда полиция хезмәткәрләре 25 мигрантны тоткарлаган
В республике

Татарстанда полиция хезмәткәрләре 25 мигрантны тоткарлаган

Әлмәт төзелеш мәйданчыгында рейд вакытында полиция хезмәткәрләре 25 мигрантны тоткарлаган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Тоткарланганнарга карата административ хатлар төзелгән. Моннан тыш, ир-атларның берсе полициядән качарга тырышкан өчен административ җаваплылыкка тартылган. 

Әлмәткә керү юлында Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре төзелешкә юл тоткан чит ил эшчеләре белән автобусны туктаткан. Алар арасында да законсыз безнең илдә булучы мигрантлар табылган. Алар җаваплылыкка тартылган.

 

Чыганак: татар-информ

 


Нет комментариев