Татарстанда төбәк юллары буенда 110 экологик бозу очрагы теркәлгән
Татарстанда санитар-экологик икеайлык вакытында төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге автомобиль юллары буендагы территорияләрдә табигатьне саклау законнарын бозуның 110 очрагын ачыкладылар. Бу хакта «Юл хәрәкәте иминлеге»ндә хәбәр иттеләр.
1 апрельдән 31 майга кадәр «БДД» ДБУ белгечләре, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә, республиканың 43 муниципаль районында 118 автомобиль юлы янәшәсендәге участокларны тикшерделәр.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча җир кишәрлекләре милекчеләренә һәм муниципалитет җитәкчеләренә җиде күрсәтмә һәм 75 кисәтү бирелде, шулай ук бер административ беркетмә төзелде. Хокук бозуларны бетерүгә ике ай вакыт бирелгән. Бүгенге көнгә 41 хокук бозу очрагы бетерелгән.
Юл буе территорияләрен карап тоту буенча иң югары күрсәткечләр Кама Тамагы, Саба һәм Апас районнарында теркәлгән-мониторинг вакытында анда бер генә хокук бозу очрагы да ачыкланмаган.
Чыганак:веститатарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев